Салават САДРЕТДИНОВ: Һәркем үзенең шәхси мәгълүматын саклау хокукына ия

Соңгы арада ''Шәхси мәгълүматлар турында”гы закон турында еш ишетергә туры килә. Ә нәрсә ул, анын гади кешегә ни файдасы бар, закон буларак эшлиме-юкмы, ничек эшли – күпләребез белми. Закон кабул ителү белән, аның үтәлешен тикшерүне элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә закон үтәлешен тикшерү федераль хезмәтенә йөкләделәр. Федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкче урынбасары Салават Өлфәт улы Садретдинов белән әңгәмәбез – шул хакта.

– Соңгы арада газета битләрендә, телевидение сю жетларында шәхси мәгъ лү­матлар турындагы канунны бозу дигәнне ишетергә туры килә. Артыграгы – юк. Канунның үзен укый башласаң, кеше аңламаслык сүз тезмәләргә юлыгасың. Салават Өлфәтович, кешечә итеп кенә әйткәндә, «Шәхси мәгълүматлар турында”гы канун нәрсә соң ул?

– Шәхси мәгълүмат – безнең хактагы мәгълүмат, аның нигезендә безне башкалардан аерып була, паспорт, ИНН, машина йөртү таныклыгы... Салоннарда – сату-алу шарт намәсе, шифаханәдә – авыру тарихы. Әйтик, машина алдың ди, синең бөтен мәгълү матларны язып куялар, дисконт карта биргәндә шулай ук анкета тутырталар, анда безнең исем-фамилия, адрес – барлык мәгълүматлар бар. Безне шулар нигезендә табып була. Бу мәгълүматлар Конституция нигездә саклана, шәхси сер, башка кеше синең нәрсә белән авыруың, күпме акча эшләвең, күпме кредит түлә вең турында ник белергә тиеш әле? Төрле кеше бар бит, бандитлар да була, кемнең нинди нияте булуын кем белсен. Әйтик, телефон шылтырый, чы быкның теге башындагы кеше, сез менә шундый чирдән инте гәсез икән, бездә шундый дарулар бар, шундук тере ләсез дип, утыз меңлек дару тәкъдим итә. Ташлама ясыйбыз, дип 15 меңгә төшкәч, авыру моны сатып алырга да мөмкин. Ә теге «дару»ның БАД кына булуы, аптекада 500 сум гына торуы – башка мәсьәлә. «Шәхси мәгъ лү матлар турында”гы закон кешенең хокукларын яклауга, аның хакындагы мәгълү матларның саклануын тәэмин итү гә корылган. Мондый законнар Европа иллә рендә инде күптәннән кабул ителгән.

– Шәхси мәгълүматларның нәрсә икәнлеге аңла шылды инде. Бездән аларны эшкә урнашканда да, шифаханәдә дә, банкта да таләп итәләр... Безнең мәгъ лү­матлар аннан теләсә кем кулына төшмәс дип әйтеп буламы соң? Мисал өчен, поликлиникада карточкалар ремонт вактында коридорда тора. Аны теләсә кем алып китәргә мөмкин бит?

– Кәгазьдә язылган документлар – карточкалар, аерым шкафларда, чит кеше керми торган урыннарда сакланырга тиеш. Шул ук поликлиникада регистратурага чит кеше керә алмый. Ишек ябык булырга, керә алучылар исемлеге булырга тиеш. Ә ремонт вакыты икән, тимер шкафта йозак белән бикләнергә тиеш. Электрон варианттагы документлар сакланган компьютерда пароль булырга тиеш, теләсә кем кереп карый алмасын. Вирус кермәсен, хакерлар җимермәсен өчен Интернетка керә алмаслык булырга тиеш.

– Сезгә тагын нинди оч ракларда мөрәҗәгать итә ләр? Кешеләрне ниләр борчый, һәм сезгә нәрсәдән зарланып язарга мөмкин? Газета укучылар арасында зарларын кая җиткерергә белми утыручылар да бардыр бәлки?

– Безгә торак-коммуналь хезмәтләрдән зарланып та, паспорт өстәлләре буенча да язалар. Телефон сервисларыннан зарланалар, кеше номер ала, ә номерын белешмәгә куярга рөхсәт итми, күпмедер вакыттан соң белә – номеры ачык тора икән. Машина сату салоннарының бер-берсеннән кешеләрнең телефоннарын алуы, иминият фирмаларының шул ук схемадан файдалануыннан да зарланалар. Минем үземә шылтыраттылар бер иминият компаниясеннән, сезнең страховка срогы чыга, без, фәлән компания (мин иминиятләштергәне түгел) сезгә отышлырак юл тәкъдим итәбез, дип. Каян алдыгыз минем мәгълүматларны, дип сорыйм. Агент, элек шунда эшләгән идем, хәзер монда күчтем, телефоныгыз миндә калды, дип җавап бирде, бу да – закон бозу.

– Эшкә чакыру белдерү ләрендә «үз клиент базасы белән булу шарт» дигән язуга юлыгасың...

– Бу да закон бозу булып тора. Кеше үзе элек эшләгән урыныннан клиентлар базасын алып китәргә тиеш түгел. Ул моның өчен җинаять жаваплылыгына тартылырга мөмкин, ә ул элек эшләгән фирма – шәхси мәгълүматларны тиешенчә сакламаган өчен, административ җаваплылыкка.

Салават Өлфәтович әйтүенә караганда, бүгенгә Татарстанда 8 меңләп оператор (оешма, шәхси эшмәкәр, ҖЧҖ, ААҖ дип аңла. – Ред.) шәхси мәгълүмат эшкәртүче буларак теркәлгән. Бу сан бик аз, салым органнары саннарына караганда, республикада 100 мең ләп эшмәкәр, 8,5 мең юридик зат теркәлгән. Аларның бик азы гына үзе эшли – күбесе тере кешеләр һәм аларның шәхси мәгълүматлары белән эш итә.

Белешмәләрне 16.rsoc.ru сәхифәсеннән алырга да, 228-59-06 телефонына шылтыратып сорарга да була.

Ссылка на статью

Время публикации: 21.09.2010 10:27
Последнее изменение: 21.09.2010 11:08